news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә «Татнефть Арена»да була

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньдә «Татнефть Арена»да була
Фото: © "Татар-информ"

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 28 июньгә планлаштырылган. Аны үткәрү урыны итеп гадәттәгечә «Татнефть Арена» сайланды. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.

«Шәһәр мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен традицион бүләк – чыгарылыш кичәсе була. Быел ул «Татнефть Арена» спорт-концерт комплексы участогында 28 июньдә уза. Чыгарылыш кичәсе - ул якты һәм истә калырлык вакыйга, аны укучылар яраткан башкаручыларының җырлары белән мәктәп тормышын озату өчен түземсезлек белән көтә», - дип билгеләп үтте докладчы.

Быел 174 мең бала укуын тәмамлый, ә 20 мең укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады, дип яза «Татар-информ».

news_right_1
news_right_2
news_bot