news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 24 майда «Татнефть Арена»да узачак

Казанда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе 24 майда «Татнефть Арена»да узачак
Фото: © «Татар-информ»

24 майда «Татнефть Арена» боз спорт сараенда гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе була. Мәйданчыкта 8 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы җыелачак. Хедлайнерлар Bubblegum диджее, соул башкаручы һәм композитор Паша Руденко һәм Family балалар гаилә төркеме булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Боз сарае холлында беренче мәртәбә гомумшәһәр университетларының Ачык ишекләр көне узачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары ТР башкаласы югары уку йортларының белем бирү программалары белән таныша алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

«Гомумшәһәр «Соңгы кыңгырау» оештыруга чиксез игътибар бирүегезне сорыйм. Соңгы кыңгырау — балалар өчен ял һәм күңел ачу чарасы, ә хокук саклау органнары һәм башка оештыручылар өчен – югары җаваплылык зонасы», — диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм эчке эшләр идарәсенә чараны үткәрү куркынычсызлыгында ярдәм күрсәтергә кушты.

Бәйрәм программасында шулай ук Дмитрий Железновның вокаль капелласы, «Ямьле» җыр триосы, Казанның рок мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм шәһәрнең башка артистлары чыгышлары көтелә. «Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә остазлары белән катнашачак», – дип өстәде докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot