Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гомуми практика табибларының (гаилә табиблары) IV Бөтенроссия корылтае ачылды
Корылтайның пленар өлеше ачылышында ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыгыш ясады
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында гомуми практика табибларының (гаилә табиблары) IV Бөтенроссия корылтае ачылды. 14-15 ноябрь көннәрендә узачак съезд эшендә Россия Федерациясенең 45 төбәгеннән 500 ләп кеше, шул исәптән, сәламәтлек саклау тармагының беренчел звено җитәкчеләре һәм белгечләре – гомуми практика табиблары (гаилә табиблары), участок терапевтлары, медицина һәм сәламәтлек саклау өчен җаваплы булган Россия төбәкләре дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, шулай ук Норвегия һәм Америка Кушма Штатларыннан сәламәтлек саклау тармагының әйдәп баручы экспертлары катнаша.
Корылтайның пленар утырышында РФ гомуми практика табиблары ассоциациясе президенты, И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының гаилә медицинасы кафедрасы мөдире Игорь Денисов, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы, ашыгыч, беренче медицина-санитар ярдәме һәм санатор-курорт эше департаменты директоры урынбасары Сергей Вылегжанин һәм башка кунаклар катнашты.
Корылтайда катнашучыларны Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сәламләде. Ул ассызыклап узганча, республикада соңгы 2,5 елда сәламәтлек саклау тармагын бик куәтле төстә модернизацияләүгә ирешелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов беренчел звено үсешен өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләгәч, нәкъ менә бу өлкәдә җитди уңай үзгәрешләр булды, ди Гадел Вафин. Ул 190 фельдшер-акушерлык пункты төзелүе, 700 ФАП төзекләндерелүе, 65 табиб амбулаторие, 8 участок хастаханәсе, 11 сырхауханәдә яңарту-төзекләндерү эшләре башкарылуын санап узды. “Алдагы 5 елда да беренчел звено үсеше юнәлешендәге эш белән калыплашкан төстә шөгыльләнергә җыенабыз”, - дип белдерде министр. Гадел Вафин билгеләп узганча, республиканың сәламәтлек саклау оешмаларында 819 гомуми практика табибы эшли, беренчел звенода барлыгы 5 меңнән артык табиб хезмәт күрсәтә. “Без хәзер беренчел звено табибының ролен яңа ракурста күрәбез. Кеше сәламәтлегенең дәрәҗәсен аларның нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле булуын анык аңлыйбыз”, - дип ассызыклый Гадел Вафин. Министр аеруча авыл җирлегендә медицина ярдәменең сыйфатын арттыру көн үзәгендә булуына басым ясый. Аның әйтүенчә, соңгы ике елда Татарстан авылларында 152 ФАП төзелгән, киләсе елга тагын 75 ФАП төзелеше ниятләнә. Гадел Вафин кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү юнәлешендә дә чаралар күрелүен билгеләп үтте.
Корылтайда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән шулай ук Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов мөрәҗәгать итте.
Гомуми практика табибларының (гаилә табиблары) IV Бөтенроссия корылтае 4-5 елга бер тапкыр үткәрелә. Элегрәк съездлар 2000 нче елда Самарада, 2004 нче елда – Чабаксарда, 2008 нче елда Белгородта үткәрелгән булган. Татарстанда корылтай беренче тапкыр уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз