Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гольф буенча Россия Кубогы тәмамланды
14-15 сентябрьдә ярышлар уеннан төшеп калучыларны ачыклау өчен уздырылды.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Свияжские Холмы» гольф-клубында спорт сезонының финал турниры - гольф буенча Россия Кубогы-2018 тәмамланды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Кызлар ак "ти" зонасыннан (5527 метр), ир-атлар зәңгәр "ти"дан (6182 метр) уйнадылар. 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә сайлап алу раундлары узды, аларның нәтиҗәләре буенча 16 егет һәм 9 кыз финал этабына узды. 14-15 сентябрь көннәрендә ярышлар уеннан төшеп калучыларны ачыклау өчен уздырылды.
15 сентябрьдә 4 матч – ике ярымфинал һәм ике финал узды. Ярымфиналларда җиңелүчеләр матчта 3нче урын өчен очраштылар.

Кызлар арасында Екатерина Малахова 1/4 финалда - Анна Веневцеваны, 1/2 финалда Софья Понуринаны җиңде һәм финалда Россия Кубогының узган елгы чемпионы Мария Стриганованы җиңүгә иреште. Гамәлдәге Россия чемпионы Россия Кубогы-2018 җиңүчесе булды.
Егетләр арасында Иван Стриганов - Стефан Стефановичны, ә Илья Кабанов Алексей Карасевны җиңде. Финалда киеренке көрәштә Иван Стриганов Илья Кабановны җиңде. Өченче урын өчен матчта Алексей Карасев җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз