news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Глушко» тукталышында трамвайлар туктап калган

«Кояшлы шәһәр» торак комплексына таба барганда рельсларның 40 сантиметры өзелеп чыккан.

 Казанда «Глушко» тукталышында трамвайлар туктап калган
соцсети

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Глушко» тукталышында, рельс өзелү сәбәпле, трамвайлар туктап калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Аларның мәгълүматларына караганда, «Кояшлы шәһәр» торак комплексына таба барганда рельсларның 40 сантиметры өзелеп чыккан.

«Метроэлектротранс» оешмасында рельсның өзелүе температураның кискен түбәнәюе аркасында килеп чыккан, дип хәбәр иттеләр.

Якын арада трамвай линиясен торгызачаклар, бишенче маршрут график нигезендә эшне яңартачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot