news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда глаукоманы дәвалау мәктәбе узачак

5 март көнне Республика клиник офтальмология хастаханәсендә, Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көнен билгеләп үтү уңаеннан, глаукоманы дәвалауга багышланган мәктәп о

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). 5 март көнне Республика клиник офтальмология хастаханәсендә, Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көнен билгеләп үтү уңаеннан, глаукоманы дәвалауга багышланган мәктәп оештырыла. Чара глаукома булган кешеләргә, аларның туганнарына ярдәм итү, авыруны дәвалауның заманча ысуллары турында мәгълүмат бирү максатын күздә тота.
Республика клиник офтальмология хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, глаукома – күрү сәләтен югалту сәбәпләре арасында икенче урынны алып тора. Авыру төрле яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Әмма 40 яшьтән соң ул ешрак тарала. Россиядә глаукома белән 1 миллион кеше авырый. 6-20 процент очракта авыру кеше күрү сәләтен югалта. Моңа авыру билгеләренең соңгы стадиядә генә ачыклануы китерә. Әгәр дә кеше үз вакытында табибка мөрәҗәгать итә икән, аны заманча препаратлар белән дәвалап, күрү сәләтен саклап калырга мөмкинлек арта.

news_right_1
news_right_2
news_bot