Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча Дөнья Кубогы финалы була
Ярышларда 27 илдән 130 дан артык спортчы катнашырга теләп заявка биргән
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). 3-8 сентябрь көннәрендә Идел буе спорт һәм туризм академиясе спорт объектларының берсендә – Федераль спорт-тренировка гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча Дөнья Кубогы финалы узачак, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.
Ярышларда 27 илдән 130 дан артык спортчы катнашырга теләп заявка биргән. Дөнья Кубогында Россияне атказанган спорт остасы, Ауропа һәм дөнья чемпионкасы Яна Кудрявцева һәм Ауропа һәм дөньяның ике тапкыр чемпионкасы, Универсиада-2013тә дүрт мәртәбә җиңүчесе Маргарита Мамун яклаячак. Россия җыелма командасына төркемле күнегүләрдә 2014 нче елгы Ауропа чемпионкалары кергән.
Дөнья кубогында илнең бер генә вәкиле катнашу хокукына ия. Ике спортчыны бары тик дөньякүләм беренчелекләрдә Топ-40 та берничә спортчысы булган илләр генә тәкъдим итә ала. Россия – шулар арасында. Дөнья кубогының Казандагы финалы сезонның төп старты – Дөнья чемпионатына (Төркия, Измир, 21-28 сентябрь) ике атна кала узачак.
Әлегә дөнья күләмендә иң яхшылар исемлегенә кермәгән өметле гимнастчы кызлар өчен Дөнья кубогы кысаларында халыкара сениорлар турниры (16 яшьтән алып) узачак.
Бәйрәмнең бизәге гала-концерт булачак, анда дөньяның иң көчле гимнастлары, Россия һәм Татарстан җыелмалары гимнастлары, шулай ук Казан, Алабуга, Лениногорск гимнастика мәктәпләренең яшь тәрбияләнүчеләре катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз