news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда үги әтисенең автомобилен куып алып киткән егетне тоткарлаганнар

Факт буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда Росгвардия хезмәткәрләре үги әтисенең автомобилен куып алып киткән 23 яшьлек егетне тоткарлаган, дип хәбәр итә Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте.

1 гыйнварда Совет районында патруль хезмәте “Бакчалар” тукталышында трамвай юлында һәлакәткә юлыккан «Шевроле Круз» автомобилен күреп алган.

Шаһитлар әлеге машинаның светофорга бәрелүе һәм берничә узып баручыны бәрдерә язып калуы хакында сөйләгән. Аннары машина йөртүче егет һәм аның пассажиры автомобильдән чыгып, һәлакәт урыннан качып киткән.

Росгвардия хезмәткәрләре егетләрне оператив рәвештә тоткарлаган һәм юл һәлакәте урынына алып килгән. Тоткарланган егет үги әтисе белән сүзгә килүе һәм аның автомобилен куып алып китүе турында сөйләгән.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot