Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Геройлар урамнары булачак
Казан каласы Думасының XXXVII сессиясен ул тәкъдим бер тавыштан кабул ителде
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанның Совет районында “Седьмое небо” торак комплексында яңа формалаша торган 1 нче һәм 2 нче номерлы урамнарга исем-атама бирү тәкъдиме Казан каласы Думасының XXXVII сессиясендә каралды.
Аерым алганда, Советлар Союзы Герое, Казанның шәрәфле гражданы булган данлы шәхесләр - Сабир Әхтәм улы Әхтәмов һәм Петр Алексеевич Полушкин исемнәре урамнарга бирелеп, әлеге легендар кешеләрнең исемнәре мәңгеләштерелде. Геройларның икесе дә вафат.
1 нче урам “Сабир Әхтәмов урамы – улица Сабира Ахтямова”, 2 нче урам исә “Петр Полушкин урамы – улица Петра Полушкина” дип теркәлә, шәһәр Башкарма комитеты ул урам атамаларын 1 ай эчендә Казан каласы урамнары исемнәре реестрына кертергә, адрес артибутикалары урнаштыруны оештырырга бурычлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз