news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда герой-очучы Дамир Йосыпов турында фильм массакүләм күрсәтеләчәк

16 мартта Россиянең киң прокатына Сарик Андреасянның «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы чыга. Фильм 2019 елның августындагы чын вакыйгалар буенча төшерелгән: ул вакытта герой-очучы, татар егете Дамир Йосыпов ашыгыч рәвештә самолетны кукуруз кырына утыртып, 200дән артык пассажирны коткара.

«20 мартта, фильм прокатка чыкканнан соң, «Татаркино» оешмасы кинотасманың массакүләм күрсәтүен оештырып, республика акциясе уздырачак», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге.

Казанда акциягә «Синема 5» кинотеатрлары кушыла (3 кинозал - «Парк Хаус»сәүдә үзәгендә һәм 3 кинозал – «Республика» сәүдә үзәгендә). Фильм 13:00 сәгатьтә күрсәтелә. Фильм 14:00 сәгатьтә Казанның 124 урынлы «Мир» кинотеатрында да күрсәтеләчәк.

«На солнце, вдоль рядов кукурузы» кинотасмасы «Пушкин картасы» программасының фильмнар исемлегенә кергән.

Премьера алдыннан Дамир Йосыпов Казанда, фильмының махсус күрсәтүендә булып өлгерде. «Фильм, чыннан да, бик тормышчан килеп чыккан. Тамашачылар пассажирлар өчен борчыла, балачактан очучы булырга хыялланган, әмма моңа кадәр уңышка ирешә алмаган геройның чәнечкеле тормыш юлын аның белән бергә уза. Күзгә яшьләр килгән мизгелләр дә җитәрлек», — дип билгеләп үтте очучы Казанда махсус күрсәтүдән соң.

Россия Герое шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Татарстан башлыгы Дамир Йосыпов белән аралашу вакытында очучыларның батырлыгын һәм тапкырлыгын югары бәяләде, йөзләгән пассажирның гомерен саклап калуларын ассызыклады.

  • 2019 елның августындагы - ул куркыныч көнне Урал авиалинияләренең Airbus A321 пассажирлар лайнеры Жуковский аэропортыннан очкач, ике йөрткеченә дә кошлар эләгү сәбәпле эшләми башлый. Мәскәү-Симферополь маршруты буенча барган бортта 226 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы булган.
  • Соңрак РФ Президенты Владимир Путин самолет экипажы командиры Дамир Йосыповны һәм икенче очучы Георгий Мурзинны Россия Федерациясе Геройлары исемнәре белән бүләкли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100