news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Германия-Россия яңа технологияләр институты атналыгы көтелә

Казан илкүләм тикшеренү техник университетында икенче тапкыр Германия-Россия яңа технологияләр институты атналыгы үтәчәк.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 12-16 декабрь көннәрендә А.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) атналыгы үтәчәк. Югары уку йортында әлеге чара икенче тапкыр оештырыла. Бу хакта университетның җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Атналыкның ачылыш тантанасы 12 декабрьдә 11 сәгать 30 минутта «Губанов» залында (Четаев ур.,18а) университет ректоры Альберт Гыйльметдинов, ГРИНТ чыгарылыш укучылары һәм студентлары катнашында булачак. Германия-Россия институты кураторлары уку-укыту программалары белән таныштырачак.

Атналыкның һәр көне ГРИНТ эшчәнлеген яктыртучы «Ачык ишекләр көне», «Европа», «Партнерлык һәм индустрия», «Германия көне», «Воркшоп» кебек юнәлешләргә багышланачак. Шулай ук магистр программаларын тәкъдим итү, лабораторияләрне күрсәтү, түләүсез инглиз һәм немец телләре дәресләре, Германия студентлары белән видеоэлемтә һәм Раштуа бәйрәмен үткәрү каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot