news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Герман Давыдов бүләгенә VII Бөтенроссия “Б” класслы бокс турниры үткәрелә

Катнашучыларның гомуми саны 90 кешедән артып китә

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Казанда Россиянең атказанган тренеры Герман Давыдов бүләгенә VII Бөтенроссия “Б” класслы бокс турниры башланды. Ярышлар Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә уздырыла һәм 28 сентябрьгә кадәр дәвам иттерелә.

Әлеге ярышларда 1996-1997 елгы спортчылар катнаша, алар I яшүсмерләр разрядыннан да түбәнрәк әзерлекле булмаска тиеш. Көрәшләр гамәлдәге кагыйдәләр буенча түбәндәге авырлык категорияләре буенча узачак: 47 кг, 49 кг, 52 кг, 56 кг, 60 кг, 64 кг, 69 кг, 75 кг, 81 кг, 91 кг һәм 91 килограммнан артыграк булганнар.

Финал көрәшләре барлык авырлык категорияләрендә дә 28 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Катнашучыларның гомуми саны 90 кешедән артып китә. Ярышларда Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Биектау, Яшел Үзән, Җәлил, Байлар Сабасы, Арча, Чистай шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Чабаксар, Ульяновск, Кирово-Чепецк, Йошкар-Ола, Самара, Тольятти, Жигулевск, Алапаевск, Яңа Тура, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән боксчылар катнаша. Казанны исә “Олимп” балалар спорт мәктәбе, Вахитов районы балалар спорт мәктәбе, “Ракета” спорт мәктәбе һәм Олимпия резервы училищесы тәкъдим итә, дип хәбәр итә Казан каласы Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100