news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Георгий тасмасы” акциясе башланды
Җиңү паркы, Җәлил һәйкәле һәм Ирек мәйданы турысында узган-барганнарга хәтер тасмалары бирелә
Скопировать ссылку
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның Җиңү паркында, Мәңгелек ут янындагы 1 нче пост Хәтер вахтасына тантаналы рәвештә басу вакыйгасы белән бергә, республикада “Георгий тасмасы” акциясенә старт бирелде.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Кондратьев искәрткәнчә, үзебезнең ил күләмендәге һәм илебез чикләрен үтеп чыккан әлеге акция 22-23 апрельда гына башлана. Биш ел элек өләшенә башлаган кара һәм кызгылт-сарылы сызыклар төшерелгән тасмалар бөтен дөнья буйлап 55 млн. данәләп таралган, шул исәптән былтыр – 10 млн. тирәсе. Быел исә Татарстанда, узган елдагы кебек, 500 мең тасма өләшү ниятләнә. Аларны яшьләр иҗтимагый оешмаларына кергән егетләр һәм кызлар бүген Җиңү паркы, Җәлил һәйкәле һәм Ирек мәйданы турысында узган-барганнарга тапшыра тора. “Георгий тасмасы”, сугыш кырларында ятып калганнар турында хәтер яңарту йөзеннән, Бөек Җиңү көне алдыннан оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2