news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Геннадий Зюганов белән буласы матбугат конференциясенең урыны үзгәртелде

Очрашу иртәгә була

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Иртәгә, 22 май көнне 15.00дә КПРФ ҮК рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән булачак матбугат конференциясе үткәреләсе урын үзгәртелде: ул Декабристлар урамы, 2 адресы буенча “Татмедиа” конференцияләр залында була (башта «Татар-информ» агентлыгы пресс-холлы билгеләнгән иде).

ММЧ вәкилләре өчен аккредитация үткәрелде, анда журналист таныклыгы буенча керергә мөмкин.

“Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, 21-22 майда Казанда Идел буе федераль округының КПРФ партия активы семинар-киңәшмәсе була. Партия форумын КПРФ ҮК рәисе Геннадий Зюганов җитәкли, аның эшендә КПРФ ҮК Президиумы әгъзалары, 19 төбәк бүлегенең беренче секретарьлары катнашачак. Моннан тыш, Геннадий Зюгановның эш графигында Татарстан җитәкчеләре, студентлар белән очрашу, Казанның спорт объектларында, "WorldSkills Russia" III Илкүләм һөнәри осталык чемпионатының финал ярышларында булу, реставрациядән соң В.И.Ленинның музей-йортын ачу тантанасында катнашу каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100