news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Гелендваген" шоферы машинасы белән тимер юл күпере терәгенә бәрелеп һәлак булган

Юл һәлакәте бүген иртән Клара Цеткин урамында килеп чыккан.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Гелендваген» шоферы машинасы белән тимер юл күпере терәгенә бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Җитди юл һәлакәте бүген иртәнге бишләр тирәсендә Клара Цеткин урамында килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мерседес Гелендваген» автомобилен идарә итүче ир-ат зур тизлектә тимер юл күперенә килеп бәрелгән. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре аның шәхесен ачыклый. Ир-атка чама белән 30-40 яшләрьне биреп була.

news_right_1
news_right_2
news_bot