news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Гелендваген" катнашында авария булган урыннан видео дөнья күрде

Бүген иртән "Мерседес Гелендваген" автомобиле Клара Цеткин урамында тимер юл күперенә килеп бәрелә.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Клара Цеткин урамында "Гелендваген" катнашында авария булган урыннан видео дөнья күрде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртәнге бишләр тирәсендә «Мерседес Гелендваген» автомобилен идарә итүче ир-атның зур тизлектә тимер юл күперенә килеп бәрелүе хакында хәбәр иткән иде.

«Мерседес» шоферы алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре аның шәхесен ачыклый.  

news_right_1
news_right_2
news_bot