Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «ГАЗель» шоферы «зебра»да җәяүлене бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте 8 февраль иртәсендә була.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Ферма шоссесында «ГАЗель» шоферы җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Юл-транспорт һәлакәте 8 февраль иртәсендә була. «ГАЗель»нең 59 яшьлек шоферы юл йөрү кагыйдәләрен тупас рәвештә боза һәм «зебра»дан барган җәяүлегә юл бирми.
Авария нәтиҗәсендә җәяүленең сул як күз кабагы һәм күзләренә җитди зыян килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз