news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Газель» машинасына ут капкан

Гадәттән тыш хәл Казанның Миль урамында булган.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр бетонболгаткыч машина йөртүчесе ут капкан «Газель»не сүндергәнне видеога төшергәннәр. Кадрлар социаль челтәрләрдә таралды. 

«Казанда Миль урамыннан барганда «ГАЗель» машинасы яна башлаган. Башта шаһитлар аны янгын сүндергеч белән сүндерергә тырышты, тик файдасы булмады. Шул вакытта ярдәмгә бетонболгаткыч машина йөртүче килде», – дип яза ролик авторы.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, ут капкан машинаны тулысынча сүндерер өчен йөк машинасындагы су запаслары җиткән. Әлеге вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot