news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «ГАЗель» машинасы каршыннан йөгереп чыккан ир-ат тәгәрмәч астында калган

Юл һәлакәте кичә кич Әмирхан проспектында була.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда кичә кич 36 яшьлек ир-атны «ГАЗель» бәргән. Бу хакта шәһәр Автоинспекциясеннән хәбәр итәләр.  

Фаҗига Әмирхан проспекты 24нче йорт каршында кичке тугызлар тирәсендә була. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат үзе ярамаган урында, машина каршыннан юл аркылы йөгереп чыккан. 

Һәлакәт урынына килеп җиткән медиклар җитди җәрәхәтләр алган җәяүлене хастаханәгә алып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100