news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “ГАЗель” машинасы иномарка, микроавтобус һәм автокран белән бәрелешкән

Һәлакәт Рус Акташы – Кузайкино юлының 15 нче чакрымында булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт районында “ГАЗель” машинасы иномаркага һәм автокранга тиеп киткән һәм микроавтобус белән бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә көндез Рус Акташы – Кузайкино юлының 15 нче чакрымында булган.

Юлда хәрәкәт иткәндә “ГАЗель”нең тәгәрмәче чыгып очкан. Машина йөртүче идарәне югалткан һәм “Урал” автокранына, аннары “Тойота Камри” автомобиленә тиеп киткән. Соңыннан сигез урынлы “Рено Пассенджер” микроавтобусы белән бәрелешкән һәм бер ягына ауган.

Һәлакәт аркасында микроавтобус йөртүчесен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot