news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «ГАЗель» баганага килеп бәрелгән, зыян күрүчеләр юк

«ГАЗель» катнашындагы юл-транспорт һәлакәте Казанның Тихорецкая һәм техник урамнары чатында булган. Машина фонарь баганасына очып кергән, автомобильнең алгы өлеше сизелерлек яньчелгән, ә кузов бөтенләй өзелгән

«Татар-информ»га Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, йөк машинасы руле артында 21 яшьлек машина йөртүче булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot