Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда газ цистернасы шартлаган, бер кеше һәлак
Шартлау Северо-Западная урамында урнашкан газ тарату станциясендә булган.
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда Северо-Западная урамында урнашкан газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлаган. Бер кеше һәлак, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Социаль челтәрләрдә шаһитләр язганча, шартлаудан соң зур янгын чыккан, ул берничә километр ераклыктан да күренә.
Шартлау сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт урынында янгын сүндерү машиналары һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз