news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда газ шартлаудан соң һавада зарарлы матдәләр микдары артмаган

Фаҗига урынына Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторы һәм күчмә экологик лаборатория килгән.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда газ тарату станциясендәге шартлаудан соң, торак зонада һавадагы зарарлы матдәләр микъдары рөхсәт ителгән концентрацияләрдән артмаган. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Янгынны сүндерү вакытында күчмә экология лабораториясе (ПЭЛ) ясаган анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, торак зонада концентрацияләрнең рөхсәт ителгән күләме артмаган», — диелә хәбәрдә.

Шартлау турында билгеле булуга ук, атмосфера һавасы үрнәкләрен алу өчен урынга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторы һәм күчмә экологик лаборатория килгән. Үрнәкләр алу онлайн-режимда Химиклар урамында булган.

Алдарак «Татар-информ» төнлә Казанның Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде. Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Зыян күргән ике кеше Республика клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның хәлләре уртача авырлыкта дип бәяләнә, гомерләренә бернинди дә куркыныч янамый.

10:40 сәгатьтә янгынны локализацияләделәр. Халыкка куркыныч янамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100