Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда газ белән биш кеше агулану очрагы буенча тулырак мәгълүмат билгеле
Ир-атка 32 яшь, аның хатынына – 31, ә балаларының берсенә – 6, икенчесенә – 2, ә өченчесенә берничә ай гына дип хәбәр ителә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Казанның Константиновка бистәсендәге шәхси йортта 3 балалы гаиләнең ис газы белән агулану очрагы буенча тулырак мәгълүмат билгеле булды. Советская урамындагы йортларның берсенә ашыгыч ярдәм машинасын кичә 19.50 сәгатьтә чакырттылар, дип хәбәр итте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына вакыйга белән таныш чыганак.
Йортта бу вакытта ир-ат белән хатын-кыз һәм аларның өч баласы булган.
Чыганак хәбәр итүенчә, зыян күргән ир-атка 32, аның хатынына – 31, балаларның берсенә – 6, икенчесенә – 2, ә иң кечкенәсенә (ул 2016 елда туган) берничә ай гына. Балаларның барысы да авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә салынган. Өлкәннәр исә 7 нче шәһәр клиник хастанәсенә озатылган.
Якынча фаразлар буенча, йортта газ котелының төтен чыгу юлы бозланган һәм газ өй эченә таралып, кешеләрне агулаган дип исәпләнә. Урында газ хезмәте эшчеләре тикшерүен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз