news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда газ баллоны шартлаган урында кеше гәүдәсе өлешләре табылган

Эзләү эшләре дәвам итә

  (Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары кичә баллон шартлаудан җимерелгән бина өемнәре астында кеше гәүдәсе өлешләрен тапкан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

“Обнорский урамында җимерелгән бина өемнәрен тикшерү вакытында кеше гәүдәсе өлешләре һәм киемнәре табылган. Һәлакәт урынында “Техгазсервис” хезмәткәре 1952 елгы ир-атның гомере өзелгән”, - дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат җитәкчесе Андрей Родыгин.
Эзләү эшләре дәвам итә.

Искәртеп узабыз: кичә 9.20 сәгатьтә Обнорский урамында урнашкан “Техгазсервис” предприятиесендә кислород баллоны шартлады. Ишелгән стена өемнәре арасыннан бер зыян күрүче коткарылды һәм хастаханәгә озатылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot