Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ГАЗ-21 «Волга» җитештерелүнең 60 еллыгына ретроавтомобильләр узышы башланды
Татарстан һәм Чувашиядән 2 дистәләп тарихи җиңел машина ике көн буена республика юлларыннан узачак
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Ольга Голыжбина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда тарихи техника яратучыларны туплаган «АвтоРетроКлуб-21» клубы әгъзаларының символик автоузышы старт алды. Энтузиастлар төркеме Казан – Чаллы – Алабуга маршруты буенча узачак. Колоннаны озатучыларга әлеге клубның президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кушылды.
«ВАЗ-21 автомототехника яратучылар клубы башта ук, 11 ел элек, илебездә җитештерелгән автомобильләр һәм мотоциклларның – узган гасырның 70-80 нче елларында ил үзенең икътисадын күтәргән техниканың абруен саклау өчен булдырылган иде. Быел без үзебез өчен истәлекле ретроавтомобильләр юбилей фестивален үткәрдек. Ул халыкара дәрәҗәдә булды, башка илләрдән күпләп катнаштылар, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Шунда ГАЗ-21 «Волга» автомобильләрен чыгарыла башлаганга багышлап, «КАМАЗ»лар җитештерелә торган Автоградка – Яр Чаллыга шулай барып кайту идеясе туган иде».
«Алар автозаводта була һәм шундый ук элеккеге заман автомобильләрен яратучылар белән очраша. Автойөреш – ул үзебезнең автомобиль төзелешен пропагандалау һәм элеккеге машиналарны үз итүчеләр даирәсен киңәйтү дә. Мин моның белән бик горурланам. Татарстанда бүген илебез җитештергән автоның кадерен белүчеләр төркеме шактый ук зур. Бүгенге вакыйга шушы машиналарны моннан 60 ел элек җитештергән Горький автомобиль заводына хөрмәт күрсәтүебез билгесе буларак әһәмиятле дип уйлыйм», – диде клуб президенты.
«Автомобилемнең икенче хуҗасы мин, 1978 елда, әле дефолтка кадәр үк, 15 мең сумга сатып алган идем. Шуннан бирле без бергә, - дип сөйләде автоузышта катнашучы «Москвич-403» хуҗасы 1964 елгы Фарул Сатрутдинов. – Казанда яхшы хәлдә булган мондый машина хәзер 4-5тән артмый. Аны карап тоту кыйммәткә төшә, билгеле. Ретро-техникасы булганнарның күбесе аны күргәзмәләрдә, бүгенге кебек автоузышларда гына файдалана, ә мин көн дә утырып йөрим, ышанычыма бер тапкыр да хыянәт итмәде».
Бүген Казаннан кузгалган тарихи машиналар Яр Чаллының Азатлык мәйданында ретроавтомобильләр парадында катнаша. Иртәгә исә колонна Алабуга шәһәрендә Ленин мәйданында тарихи техника экспозициясенең бер өлеше була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз