news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча әдәби-музыкаль кичә узачак

Бүген, 19 августта, кичке сәгать 18:00дә Салих Сәйдәшев музеенда «Милли фаҗига. Айрат Арсланов» әдәби-музыкаль композициясе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта музейның телеграм-каналында хәбәр ителә.

Татар халкының бөек вәкилләре — Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай әсәрләре буенча әдәби-музыкаль кичәне Ихтыяр Кыямов алып барачак.

Иҗади кичә татар классик әдәбиятының мирасын һәм онытылмаслык сүз осталарының иҗатын сөючеләр өчен үзенчәлекле вакыйга булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot