news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли

Биредә язучының кызы Сәгадәтнең, Г.Исхакыйның "Милли байрак" газетасы хезмәткәрләре белән төшкән фотосурәтләрен дә күрергә мөмкин.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). 30 марттан башлап Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) татар әдибе, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышланган "Милләт сәгадәте юлында"  исемле күргәзмә эшли. Бу турыда Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге куйган бу күргәзмәдә милләтпәрвәр язучының туган илебездә һәм чит илләрдә басылып чыккан китаплары, мөһаҗирлектә ул чыгарган газета-журналлар, аның тормышын чагылдырган фотосурәтләр тәкъдим ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Күргәзмәдә заманында бөтен татар дөньясын шаулаткан "Ике йөз елдан соң инкыйраз" (1904) повесте аерым урын тота. Язучы әдәби мирасының шактый зур өлеше драматургия өлкәсенә карый. Китап күргәзмәсендә аның "Мөгаллимә" (1908), "Өч хатын берлә тормыш", "Зөләйха" (1918) кебек татар драматургиясе һәм театрының алтын фондын тәшкил итүче драмалары урын алган.

Язучының мөһаҗирлектә чагында 1937–1939 елларда Берлин шәһәрендә язылган, соңгы елларда ватанга кайткан "Дулкын эчендә" (1937), "Өйгә таба" (1938), "Көз" (1938) һәм "Җан Баевич" (1939) әсәрләре дә кызыклы булыр. Шулай ук 1928 нче елның 23 нче декабреннән 1939 нчы елның октябренә кадәр Берлинда, Варшавада Г.Исхакый наширлегендә һәм мөхәррирлегендә чыккан "Яңа милли юл" журналы, 1935–1945 нче елларда Кытайның Мукден каласында нәшер ителгән "Милли байрак" газетасы да игътибарга лаек. Биредә язучының кызы Сәгадәтнең, Г.Исхакыйның "Милли байрак" газетасы хезмәткәрләре белән төшкән фотосурәтләрен дә күрергә мөмкин.

Күргәзмә  29 июньгә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100