news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

«Державин укулары»нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

 (Казан, 25 май, «Татар-информ»). Бүген Казанның Лядской бакчасында Россиянең беренче юстиция министры һәм Генераль прокурор Гавриил Державин монументына чәчәкләр салу тантанасы булды.

Чара «Державин укулары»XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачуга багышланды. Чәчәкләр салу тантанасында республика министрлыклары, ведомство һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Быелгы симпозиумның төп темасы хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү булачак. Конференциядә алты секция эшли, сигез түгәрәк өстәл узачак. Катнашучылар хокукый доктринаның һәм хокук куллану практикасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак, шулай ук законнардагы яңалыклар турында сөйләшәчәк. Әлеге масштаблы вакыйгага Россиядән 500ләп студент җыелыр дип көтелә.

Державин укулары алтынчы ел инде рәттән Казанда уза. Ул беренче тапкыр яз көне һәм катнаш: онлайн һәм офлайн форматта була. XVI «Державин укулары»нда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100