news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гавами тыңлаулар диктофонга яздырып барылачак

Казан шәһәре Думасы карары белән, гавами тыңлаулар оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы положениега үзгәрешләр кертелгән

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Екатерина Виславская). Бүген узган Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXXV сессиясендә гавами тыңлаулар оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы положениега үзгәрешләр кертү турында карар кылынган.

Утырышта катнашучыларга законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рафаил Баһаветдинов аңлатканча, үзгәрешләр гавами тыңлаулар беркетмәсен язуда хокукый идарәне камилләштерү өчен кирәк.

Хәзер тыңлаулар беркетмәсен төзүнең тулылыгын тәэмин итү өчен, секретариатка чараның аудиоязмасын яздыру рөхсәт ителә. Мондый очракларда беркетмәдә махсус тамга куелачак.

Үзгәрешләр шәһәр Уставы яки гамәлдәге Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы муниципаль хокукый акт проекты буенча гавами тыңлаулар үткәрү процедурасын камилләштерүгә йөз тота. Шул рәвешле, билгеләнгән мәсьәләләр буенча гавами тыңлаулар Казан шәһәре Думасы яки шәһәр мэры тарафыннан билгеләнеп, карар проекты бастырылганнан соң 15 көннән дә иртәрәк оештырылмаска тиеш. Гавами тыңлауларда чыгыш ясау хокукы белән катнашу өчен заявкалар, тыңлауларны уздыру көненә кадәр 7 көннән дә соңга калмый кабул ителә.

Казан уставы проекты, аның Казан шәһәр Думасы тарафыннан каралуына кадәр 30 көннән дә соңармыйча рәсми игълан ителергә тиеш. Бер үк вакытта аның буенча тәкъдимнәрне исәпкә алу тәртибе, шулай ук гражданнарның аның буенча фикер алышуда катнашу тәртибе бастырыла. Тыңлаулар тәмамлангач, аларның нәтиҗәләрен исәпкә алып, шәһәр Думасы карары проекты эшләнеп бетеп, депутатлар каравына чыгарылачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100