news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Гәүһәр» проектының дүртенче сезоны башлана

Казанда «Гәүһәр» проектының дүртенче сезоны башлана. Дүрт ай дәвамында балалар татар биюе хәрәкәтләренә, җырларга, курчак театрында уйнарга, сөйләм осталыгына һ.б. өйрәнәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлеге проект, беренче чиратта, туган телебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә «Гәүһәр»дә бию, җырлау, сөйләм осталыгы һәм татар милли уен коралларында уйнарга өйрәтү дәресләренең татар телендә алып барылуы мөһим шарт булып тора. Без проектта катнашучылар саны елдан-ел арта баруын күрәбез, мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңа сезонны көтә. Бу әлеге проектның никадәр мөһим икәнлеген тагын бер кат раслый», - дип сөйләде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Гәүһәр» проекты Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 2022 елдан башлап үткәрелеп килә. Дүрт ай дәвамында Казанның 20 балалар бакчасында һәм 46 мәктәбендә балалар татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнә. Бу елны, яңалык буларак, курчак театры юнәлеше дә өстәлә. Барлык дәресләр дә татар телендә уза. Балалар белән танылган сәхнә артистлары, җырчылар, актерлар, биючеләр, музыкантлар, дикторлар шөгыльләнә. Дәресләрнең нәтиҗәсен киләсе елның февраль аенда узачак «Гәүһәр» балалар фестивалендә күреп булачак.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту һәм үсеп килүче яшь буынны сәнгатькә якынайту проектның төп максаты булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot