news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Гәүһәр» балалар фестивале катнашучылары бию һәм нәфис сүз осталыгын күрсәтәчәк

7 февраль көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале уза. Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Гәүһәр» фестивалендә бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк. Чарада остазлар да катнашачак.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты катнашучылары профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Дәресләр татар телендә узды. Проектның максаты – татар телен һәм татар биюен популярлаштыру, яшь буынга милли бию хәрәкәтләре нигезендә яткан фикерне җиткерү.

«Сөйлә» проекты барышында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде. Биредә укучылар әдәби әсәрләрне дөрес һәм сәнгатьле итеп укырга өйрәнде. «Сөйлә»нең максатлары – нәфис сүз жанрын популярлаштыру, сәхнә теле осталыгына өйрәтү.

Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь-декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 800гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100