news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 150 килограммлы гөбәдия пешерделәр

Казанда 150 килограммлы гөбәдия пешерделәр
Арина Потапова

Бүген Казан янында Осиново бистәсендә «Зур бәлеш – гөбәдия» гастрономия фестивалендә рекордлы зурлыкта татар халкының милли ризыгы гөбәдия пешерделәр. Бәлешнең диаметры – 1,5 метр, ә авырлыгы – 150 килограмм.

Милли татар ризыгын әзерләүдә алты тәҗрибәле пешекче һәм кулинар катнашты. Камырга 200 йомырка, 2 килограмм шикәр һәм берничә килограмм он кирәк булды. Эчлеккә 15 килограмм дөге һәм шуның кадәр үк корт, 15 килограмм йөзем һәм ак май, шулай ук 3 килограмм кара җимеш һәм өрек китте.

«Пешекче берничә тәүлек гөбәдиянең мөһим ингредиентын - кортны әзерләде. Безнең сер гади: пирогны бөтен күңелеңне биреп пешерергә кирәк. Күмәк ясалган пирог мичтә 220 градус температурада 1,5 сәгать пешә. Бу гөбәдия 100гә якын кешене сыйларга җитә», - дип сөйләде Татар милли ашлары һәм мәдәнияте халыкара ассоциациясе президенты Резеда Хөсәенова.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, чара татар милли ашларының иң яраткан кондитер эшләнмәләренең берсе буларак гөбәдиянең танылуын арттыру һәм булачак пешекче-кондитерларны һөнәргә җәлеп итү өчен үткәрелә. Аның сүзләренчә, татар халкы өчен гөбәдия — иң тәмле катлы пирогларның берсе.

Урамда гөбәдия әзерләү өчен махсус мич урнаштырганнар һәм диаметры 1,5 метрлы таба, шулай ук 2 метр озынлыктагы уклау кирәк булды.

Татарстанда әле бер тапкыр да иң зур гөбәдияне пешерергә һәм рекордны теркәргә тырышмадылар. Шул ук вакытта Резедә Хөсәенова республикада инде 2022 елда 199 килограмм авырлыктагы иң зур бәлеш әзерләүләрен искәртте.

«Без беренчеләрдән булып рекордлы зурлыктагы гөбәдия ясыйбыз. Россия Рекордлар китабының рәсми вәкилләре безнең гөбәдияне дистанцион рәвештә теркәячәк. Без видеога ясау процессын яздырдык, шуннан соң экспертларга Мәскәүгә җибәрәчәкбез. Без Рекордлар китабына эләгәчәкбезме, мөһим түгел. Бу безнең кешеләргә бүләк һәм студентларга күпьеллык тәҗрибәне күрсәтү. Бу чара Татарстанның Яшел Үзән районындагы мәдәни тормышы өчен аерым бер вакыйга», - дип йомгаклады ул.

Фестивальдә, татлы ризык әзерләүдән тыш, банкет залында югары уку йортлары студентлары һәм һөнәри 12 уку йорты укучылары арасында кулинар эшләнмәләр презентациясен оештырдылар. Фестиваль бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100