Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гастрономия фестивале үткәреп, дөнья күләмендә иң зур өчпочмак пешермәкчеләр
Бүген башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шул хакта игълан ителде
(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдиова). Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова 2015-2017 елларда Татарстан башкаласында туризм үсеше программасы һәм 2015 елга каралган планнары белән уртаклашып, май бәйрәмнәрендә Казанда гастрономия фестивале үткәреләчәген белдерде. Фестиваль Казан кунакларын җирле аш-су белән таныштыруны, милли брендларны популярлаштыруны максат итә, тулаем алганда, Казанга тагын да күбрәк туристлар җәлеп итүгә йөз тота.
Шул рәвешле, 1-12 май көннәрендә шушы фестивальга кушылырга теләгән һәр ресторан милли ризыкларны таныту буенча үз программасын әзерләргә тиеш була. 1 май өчпочмак көне буларак билгеләп үтеләчәк, башкала үзәгендәге “Туган авылым” комплексы осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга җыена. Анда теләгән кеше килеп, дөньядагы иң зур өчпочмактан авыз итә ала, ә “Туган авылым”ның андый аны пешерерлек мөмкинлекләре бар, дип вәгъдәли Е.Лодвигова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз