news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Гариф Ахунов повесте буенча төшерелгән «Хәзинә» фильмын күрсәтәчәкләр

Казанда 11 сентябрьдә Татар китабы йортында Татар халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 100 ел тулуга багышланган «Гариф Ахунов. Гаилә хәзинәсе» дип аталган күргәзмә ачылачак. Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр өчен язучының шул ук исемдәге повесте буенча «Хәзинә» фильмын күрсәтү оештырылачак. Фильмны күрсәтү 18:30да башлана, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

  • «Хәзинә» фильмы 1975 елда Гариф Ахуновның шул ук исемдәге повесте буенча төшерелгән.

Күргәзмәдә язучы кулланган Ахуновлар гаиләсенең шәхси архивы: гаилә әйберләре, фотосурәтләр, шәхси китаплар, шулай ук рәсем ясау өчен пумалалар тәкъдим ителәчәк.

«Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төше» повесте өчен 1973 елда Гариф Ахунов ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган.

Күргәзмә 11 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ул Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда узачак.

  • Гариф Ахунов 1925 елның 18 сентябрендә Арча районы Өчиле авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1947 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Әсәрләре 1951 елда басыла башлый. Аның студент яшьләре тормышы турында «Яшьлек яме» дигән беренче зур әсәре 1950 елларда басыла. Әдәби әсәрләрендә ул үзенең замандаш дуслары, нефтьчеләр, авыл хезмәтчәннәре, сәнәгать җитәкчеләре турында яза.
  • Татарстан нефтьчеләре турында язылган «Хәзинә» романы һәм «Чикләвек төш» повесте өчен ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Гариф Ахунов, язучы буларак кына түгел, драматург, тәрҗемәче, мөхәррир, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак та билгеле.
news_right_1
news_right_2
news_bot