Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда гараждагы автомобильдә кеше янып үлгән
Янгын чыгуның төп сәбәбе – көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында “Ватан” гараж кооперативында «Нива» автомобилендә 43 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 18.29 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 6нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган. Алар ике минутта янгынны сүндергәннәр, салонда каты янгын 43 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.
Янгын чыгуның төп сәбәбе – көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз