news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гарәп теле һәм ислам нигезләре буенча юбилей олимпиадасы узачак

Х Бөтенроссия олимпиадасы 13–14 декабрьдә узачак.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Россия ислам институтында гарәп теле һәм ислам нигезләре буенча Х Бөтенроссия олимпиадасы узачак, дип хәбәр итә уку йорты матбугат хезмәте.

Чара 13 – 14 декабрьдә узачак.

Олимпиада ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнүдә талантлы студентларны ачыклау өчен үткәрелә. Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия, Мәскәү, Түбән Новгород – барлыгы 20 мөселман уку йорты студентлары катнашачак.

Җиңүчеләрне “Ислам хокуклары”, “Гарәп теле”, “Ислам нигезләре” номинацияләре буенча билгеләячәкләр.

Олимпиада язмача тест рәвешендә узачак. Гарәп теле буенча конкурста катнашучылар гәрәп телендә сөйләшә белергә, ә ислам нигезләре конкурсантлары Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot