news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гарәп теле буенча Халыкара сертификат тапшыруның Россиядәге беренче үзәге ачылды

Сертификация имтиханын Әбделмәлик Әс-Саади университетында тиешле әзерлек узган белгечләр үткәрәчәк.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казан федераль университетында гарәп теле буенча Халыкара сертификатлаштыру үзәге ачылды. Югары уку йорты Россия һәм кайбер БДБ илләрендә гарәп телен өйрәнүчеләр өчен әзерлек программаларын гамәлгә ашыру, имтиханнар үткәрү һәм сертификатлар тапшыру хокукына ия булды. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУның Гарәп теле үзәге базасында гарәп теле буенча халыкара имтихан тапшыру һәм тестлаштыруга әзерләнү буенча платформа булдыру февраль аенда өч яклы меморандумга кул кую нәтиҗәсендә тормышка ашты. Анда Казан федераль университеты, Әбделмәлик Әс-Саади университеты һәм Марокко Корольлегенең Халыкара табигый телләрне эшкәртү агентлыгы катнашты.

Сертификация имтиханын Әбделмәлик Әс-Саади университетында тиешле әзерлек узган белгечләр үткәрәчәк. Үзәк базасында шулай ук сертификация үтәргә теләгән кешеләр өчен курслар ачу күздә тотыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot