news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы башланды

Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Чечня, Ингушетиянең 20дән артык мөселман уку йортларыннан студентлар катнаша.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Казанда Россия ислам институтында ислам дисциплинасы һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы башланды, дип хәбәр итә Россия ислам институты матбугат хезмәте.

Олимпиада ачылышында Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты.

Олимпиадада Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Чечня, Ингушетиянең 20дән артык мөселман уку йортларыннан студентлар катнаша. Шулай ук Казанга Кабардино-Балкария, Мордовия, Карачай-Чиркәс һәм башка республикалардан студентлар килде.

Олимпиада ике өлештән тора. Беренче өлешендә язма эшләр була. Катнашучылар биредә номинациягә бәйле рәвештә телдән сорауларга җавап бирә һәм Коръән укыячак.

Олимпиада йомгаклары 14 декабрьдә билгеле булачак, шул ук көнне җиңүчеләрне һәм призлы урын яулаучыларны бүләкләү тантанасы уза.

Олимпиада 10 ел дәвамында һәр елны үткәрелеп килә. Узган ел оештыручылар мәдрәсәләр өчен аерым номинация керткән иде, киләсе елга магистрлар өчен номинация булдыру ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100