Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда гандбол клубын булдыру өчен матди чыганак эзлиләр
Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов Казанда гандбол командасын булдыруга карата фикерен белдерде.
(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда гандбол клубын булдыру өчен матди чыганак эзлиләр. Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Миңгулов дөнья чемпионатының пляж гандболы буенча матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.
Татарстан спорт министры урынбасары сүзләренчә, хәзер Татарстанда гандболны үстерү программасы булдырылган. “Әлеге мәсьәлә (профессиональ клуб) буенча хәзер фикер алышу бара. Әмма барысы да финанслауга бәйле, матди чыганаклар кирәк. Чыганаклар эзләү дәвам итә, әмма без профессиональ клуб төзү белән генә тукталмаячакбыз - планда гандбол өчен махсус спорт корылмасы төзү дә бар. Моннан тыш, пляж төрләре өчен ябык үзәк булдыру уе бар, анда пляж гандболы да булачак”, - диде Миңгулов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз