news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда гандбол буенча дөнья чемпионаты башланды

Көн дәвамында Бразилия, Вьетнам, Россия, Испания, Греция, Франция, Дания, Катар, Уругвай, АКШ, Австралия һ.б. илләрнең җыелмалары кырга чыгачак.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Бүген, 24 июльдә, Татарстан башкаласында пляж гандболы буенча VIII дөнья чемпионаты башланды. Бу хакта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автомном оешмасы медиа Департаменты хәбәр итә.

Ярышлар Спортның пляждагы төрләре үзәгендәге (Сибгат Хәким урамы, 70) мәйданчыкларда уза. Керү – ирекле.

Бүген төркем этабы старт ала. Ярышлар иртәнге 9да өч кортта башланды. Көн дәвамында Бразилия, Вьетнам, Россия, Испания, Греция, Франция, Дания, Катар, Уругвай, АКШ, Австралия һ.б. илләрнең җыелма командалары кырга чыгачак. Турнирда барлыгы 32 ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катнаша.

Моңа кадәр Халыкара гандбол федерациясе (IHF) вице-президенты Жоэль Дельпланк пляж гандболы буенча дөнья чемпионатына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан башкаласындагы турнир югары дәрәҗәдә узачак дип белдергән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot