news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда гаммәви мәгълүмат чараларының киләчәк үсеше юллары каралды

Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу үзәгендә гаммәви мәгълүмат чаралары өчен “Әзер бул! Массакүләм мәгълүмат чараларының киләчәктә үсешенең юнәлеше буларак конвергенция (якынаю) һәм мультимедиа” темасына семинар узды

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу үзәгендә гаммәви мәгълүмат чаралары өчен “Әзер бул! Массакүләм мәгълүмат чараларының киләчәктә үсешенең юнәлеше буларак конвергенция (якынаю) һәм мультимедиа” темасына семинар узды. Аны Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбе профессоры, Югары журналистика мәктәбе тренеры Илья Кирия алып барды.
Семинарга килгән журналистлар массакүләм мәгълүмат чараларының алдагы үсеше, аерым шәхес ихтыяҗларын үтәү; хәбәрләрне җыю һәм куллануның яңа технологияләре; мультимедиа үзенчәлекләре; мультимедиа сюжетын барлыкка китерү структурасы һәм технологиясе; медиа системаларын үстерүдә конвергенциянең роле кебек мәсьәләләрне күтәрде.
Илья Кирия билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә массалы медиа чаралары аерым шәхес мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын үтәү максатын күздә тоткан эш юнәлешен ала.Узган гасыр башында халыкка музыка һәм мәгълүмат җиткерүнең төп чаралары рояль һәм гәзит була. Бүгенге көндә инде мәгълүмат тапшыру һәм күңел ачуның медиа чаралары булып санлы технологияләр, Интернет, мобиль элемтә чаралары тора. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, кешеләр арасында мәгълүматны актив рәвештә куллана торганнары да, пассив рәвештә алучылары да була. Кайберләре Интернетта үзенә кирәкле мәгълүматны эзли һәм таба ала, ә кайберләре үзенә нәрсә кирәген белеп бетермичә, әзер мәгълүматны биргәнне көтеп тора. Киләчәктә яңа мәгълүмат технологияләрен актив рәвештә кулланучылар саны артачак, дип саный Илья Кирия. Бүгенге көндә Интернет, түләүле телевизор һәм башка яңа медиа технологияләрдән килгән табыш 49 процент белән исәпләнә. 2011 елга бу күрсәткеч 55 процентка җитәр дип уйланыла.
Чыгыш ясаучы ассызыклаганча, соңгы вакытта гәзит укырга теләүчеләр саны кими. Һәм бу - бик кызганыч. Киләчәктә яңа технологияләргә нигезләнгән медиа чараларына өстенлек бирелер. Шуңа күрә гаммәви мәгълүмат чаралары үз эшен камилләштерергә, мәгълүматны кулланучылар ихтыяҗын алдан белеп үтәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100