news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда галим Сурен Мирумянц истәлеге мәңгеләштерелә

Мемориаль тактаны Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнаштырачаклар.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурен Мирумянц истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Ул атаклы галим яшәгән Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнашачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Мемориаль тактада болай дип язылачак: «Бу йортта 1967-2018 елларда күренекле галим, 1963-1986 елларда Дәүләт гамәли оптика институты директоры булган Сурен Осипович Мирумянц яшәде». Язма рус һәм татар телләрендә башкарылачак.

Сурен Мирумянцев истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт гамәли оптика институты чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot