news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда галим-фольклорчы Хуҗа Бәдигыйны искә алалар

Чарада Хуҗа Бәдигыйның Санкт-Петербург, Яшел Үзән, Казанда яшәүче туганнары, чыгыш ясаячак. Халык көйләре, Хуҗа Бәдигыйның Тукай турындагы истәлекләре яңгыраячак.

10 ноябрьдә Габдулла Тукай әдәбият музеенда «Тукай фатихасы белән» дигән әдәби-музыкаль кичә узачак. Кичә шагыйрь, тәнкыйтьче, галим, фольклорчы Хуҗа Бәдигыйның 135 еллыгына багышланган.

«Чарада Хуҗа Бәдигыйның Санкт-Петербург, Яшел Үзән, Казанда яшәүче туганнары, аның эшчәнлеген өйрәнгән Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре чыгыш ясаячак, халык көйләре, Хуҗа Бәдигыйның Тукай турындагы истәлекләре яңгыраячак», - дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

«Хуҗа Бәдигый белән Габдулла Тукай еш очраша торган булганнар. Бәдигый 1910 елда «Шәрык клубы»нда Тукайның мәшһүр татар халык җыры турындагы лекциясендә була. Тукай кебек үк, ул да татар фольклорын җыю белән мавыккан, җыентыклар чыгарган», - диде Габдула Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина.

Аның әйтүенчә, Хуҗа Бәдигый Казанда мәгърифәт үсеше өчен күп өлеш керткән: педагогия техникумында мөгаллимәләрне әзерләү курсларында һәм Көнчыгыш академия каршындагы рабфакта укыткан.

«Ленинградта аспирантурада укыганнан соң ул «Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе» темасына кандидатлык диссертациясен яклаган. Соңрак Казан педагогия институтында профессор була. Аның татар телен һәм фольклорын өйрәнүгә керткән хезмәте дәреслекләр һәм методик әсбаплар булып берничә тапкыр басылып чыккан», - диелә хәбәрдә.

  • Хуҗа Бәдигый (Хуҗа Габделбадыйг улы Бәдигов) - 1887 нче елда Мамадыш районы Югары Берсут (Кыерлы) авылында туа. Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1918-1926 елларда ул Каюм Насыйри исемендәге Казан татар педагогия техникумында татар теле һәм әдәбиятын укыта, татар хатын-кызларыннан укытучылар хәзерләү семинариясендә дәресләр бирә.
  • 1926 елда Академик үзәк, белемен күтәрү өчен, галимне Ленинград Шәрык институтына укырга җибәрә. Хуҗа Бәдигый аны тәмамлагач, аспирантура үтә, академик А.Н. Самойловичта тюркология буенча тулы курс тыңлый, «Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. 1930 елда укуны тәмамлап, Казанга кайту белән, Бәдигый Казан дәүләт педагогия институтына укытучы итеп алына һәм гомеренең соңгы көннәренә, 1940 елга кадәр, шунда хезмәт куя.
  • Хуҗа Бәдигый – татар фольклористикасына зур өлеш керткән шәхес. Ул үзе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләренең бер өлешен 1912-1914 елларда ук «Халык әдәбияты» исеме белән дүрт җыентык итеп бастыра. Анда мәкальләр, табышмаклар, такмаклар, бәетләр, җырлар дөнья күрә. Бәдигый фольклор әсәрләрен халык теленнән язып алу, туплау эшен туктаусыз дәвам итә, шул ук вакытта аларны өйрәнә, фәнни әйләнешкә кертә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100