news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция үтәчәк

Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Казанда Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция үтәчәк
http://dumrt.ru/

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 15 февраль көнне Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилее алдыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Фәнни җыен «Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше» исеме астында үтәчәк.

Чараны Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Конференциядә Галимҗан Баруди, Габденнасыйр Курсави, Гатаулла Баязитов, Шәйхелислам Хәмиди кебек татар дин әһелләренең хезмәтләре, аларның дини мирасны саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше турында чыгышлар яңгыраячак. Аларны Казанның бүгенге күренекле дин галимнәре һәм тарихчылары сөйләячәк.

Фәнни җыен эшендә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов һ.б. сәламләячәк.

Моннан тыш, конференция барышында Галимҗан Барудиның «Әл-китабү әл-әүвәлү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә» («Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап») исемле китабының тәрҗемә ителгән басмасы тәкъдим ителәчәк. Әлеге китап «Иман» нәшриятында басылып чыкты.

Конференция 15 февральдә 09.00 сәгатьтә Апанай мәдрәсәсендә (Ш.Мәрҗани урамы, 28) башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100