news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Галимҗан Барудига багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды

Чарада галимнең «Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап» исемле китабының тәрҗемә ителгән басмасы тәкъдим ителде.

Казанда Галимҗан Барудига багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Казанның Апанай мәдрәсәсендә мәгърифәтче, татар дин галиме Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция ачылды.

«Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше» дип аталган конференциянең ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов һәм башкалар катнашты.

Чараны Татарстан Республикасының «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге» төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Конференция барышында Галимҗан Барудиның «Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап» исемле китабының тәрҗемә ителгән басмасы тәкъдим ителде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot