Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Галимҗан Баруди кичәсе узачак
Чарада вәгазьләр укылачак, Галимҗан Баруди турында фильм күрсәтеләчәк, күренекле галимнең тормыш юлы хакында сөйләячәкләр.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 21 декабрьдә башкалабызның «Юность» Мәдәният йортында (Химиклар урамы, 11) Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте татар дин эшлеклесе, мөфти Галимҗан Баруди елы уңаеннан «Галимҗан Баруди истә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Әлеге чара барышында вәгазьләр укылачак, Галимҗан Баруди турында фильм күрсәтеләчәк, күренекле галимнең тормыш юлы хакында сөйләячәкләр, Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләре тарафыннан театральләштерелгән өзек тәкъдим ителәчәк, Галимҗан Барудиның туганнары белән күрештерәчәкләр, мөнәҗәтләр әйтеләчәк.
Кичә 18.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз