Казанда Галиәсгар Камал исемендәге яңа театрны Түбән Кабан яры буенда төзиячәкләр. Участокның гомуми мәйданы 6,5 гектар тәшкил итәчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында шундый тендер урнаштырылган.
Техник биремнәрдән күренгәнчә, подрядчы оешмага Һади Такташ, Нурсолтан Назарбаев урамнары һәм Түбән Кабан күле ярлары белән чикләнгән территорияне планлаштыру һәм ызынлау проектын әзерләргә кирәк. Бу эшне башкарып чыгу өчен агымдагы елның 20 декабренә кадәр вакыт билгеләнгән.