Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда гаиләләр фестивале узачак
5 сентябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә узачак «Гаилә һәм Ватан бердәм!» фестивалендә 27 гаилә катнашачак.
Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова хәбәр итте.
«Бу үз традицияләре белән горурлана торган ныклы гаиләләр. Безнең гаиләләр федераль конкурсларда катнаша һәм җиңеп чыга. Безнең проектта җиңүче гаилә, Култышевлар, Дәүләт Думасы үткәрә торган «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында «Ватанны саклаучылар гаиләсе» номинациясендә лауреат булды», – дип билгеләп үтте ул.
Жуйкова өстәп әйткәнчә, Лилия Култышева – махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны. Ул сугышчы хатыннары хорын оештырды. Хатын-кызлар уңышлы чыгыш ясыйлар һәм Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә танылу алдылар..
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз