news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале була

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Казанда ел саен үткәрелә торган «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узачак.

Кунаклар балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай мастер-классларда, төрле күңел ачу интерактивларында катнаша, Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм яшь башкаручылар чыгышларын карый алачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Фестиваль 17:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете янында башлана. Программада татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән танышу каралган.

16:00 дән 18:00 гә кадәр иң яшь катнашучылар өчен «Дәү әнидә кунакта – В гостях у бабушки» махсус зонасы, шулай ук балалар Сабан туе оештырылачак.

Концерт программасына Лилия Муллагалиева, Тәслимә Низами, Рузилә Сафина һәм башка артистларның чыгышлары кертелгән. Фестиваль 21:00 сәгатьтә Татарстан шәҗәрәләре турындагы фильмнарны күрсәтү белән тәмамланачак.

Фестивальнең төп максаты – гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калу, дип хәбәр иттеләр Ш.Мәрҗани исемендәге ислам мәдәни үзәгендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100